Башлангыч класс укучылары 8 март бәйрәменә багышланган кичә үткәрделәр. Кичәгә әниләр дә чакырылды. Укучылар үзләренең әниләрен бәйрәм белән котлап, концерт номерлары күрсәттеләр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.