Киров авыл клубы яналыклары

2016 елның 11 марты, җомга

Киров мәдәният йортында "Тамчы" балалар бакчасы белән берлектә, 8 март бәйрәменә багышланган концерт булып узды. "Җырым булсын бүләгем" дип исемләнгән әлеге күңелле бәйрәм, чын мәгънәсендә залда утыручы һәр әнигә, һәр хатын-кызга, кызларга зур бүләк булып барып иреште. Әле яңа атларга өйрәнгән сабыйларның шулай тырышып биюләре, җырлаулары, тиешенчә сәхнәдә үз-үзләрен тотуы әлбәттә тамашачыны таң калдырды. Алмашка шундый сәләтле балалар үсүе барыбыз өчен дә зур куаныч. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International