Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә янәдән “Яшь гаилә мәктәбе” дәресләре уткәрелде

2016 елның 11 марты, җомга

10 март көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә  янәдән “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Киров, Богады һәм Яңа Әлем мәктәпләренең 10 класс укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Быелгы елның шушы көненә булган саннарга тукталды. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты. 

Психолог Фәймә Шәйгәрданова, район үзәк хастананәсе гинекологы Анжелика Хусаинова, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова катнашында түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева кызларга, егетләргә үзенең  изге теләкләрен җиткерде,  укуларында уңышлар теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International