Бүген икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә математикадан имтиханга әзерлек буенча әйрәтү семинары булып узды. Доцент, техник фәннәр кандидаты, математикадан имтихан үткәру комиссиясе председателе Ахвердиев Рустем Фахрутдинович район мәктәпләре математика укытучыларын һәм 11 сыйныф укучыларын 2016нчы елдагы имтихан үзенчәлекләре белән таныштырды. Профиль дәрәҗәсендәге авыр мәсьәләләрне анализлап, чишү буенча методик киңәшләрен бирде.