Чәчер авыл клубында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан балалар тарафыннан концерт оештырылды. Алар үзләренең әниләргә багышланган җырларын, шигырьләрен, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Клубка җыйналган гүзәл затларыбыз балалар чыгышын яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр.