Иске Кормаш мәдәният йорты яңалыклары

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

6 нчы март көнне Иске Кормаш мәдәният йортында "Бәрәңгедән 100 төрле ризык" исемле бәйрәм кичәсе узды. Кичәдә без бәрәңгенең  безнең тормышта зур урын алып торуына тагын бер тапкыр инандык, хуҗабикәләребез әзерләп алып килгән бәрәңге ризыклары белән таныштык. Бәрәңгене мактап җырладык, шигырьләр сөйләдек, мәзәкләр күрсәттек. Аукционда 1 өчпочмакны 300 сумга сатып алучы да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International