“Форпост” яшьләр берләшмәсе вәкилләре ирекле халык дружиналары белән берлектә яшьләрнең кичке ялын күзәтү белән шөгыльләнә.
5 март көнне алар район үзәге урамнары буенча рейдка чыкты. Рейд барышында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Рейд вакытында Актанышның үзәк урамнары подъездларында яшьләрнең спиртлы эчемлекләр куллану һәм тәмәке тарту очраклары күзәтелде. Бу хәлне булдырмас өчен яшьләр белән сөйләшү алып барылачак һәм тикшерүләр еш оештырылачак.