"Гаилә һәм мәктәп" журналының май санында Татарстан дәүләтчелеге тарихына багышланган "Батулла викторинасы" бәйгесе старт алган иде. Аны халык язучысы Рабит ага Батулла алып барды. Бу бәйгедә мәктәбебезнең 11 класс укучысы Гөлинә Нигъмәтуллина беренче урынга лаек булды,Диплом һәм редакция бүләгенә ия булды (Җитәкче укытучылары: Фәния Галимуллина, Гөлшат Шәрипова). Котлыйбыз!