5 март көнне Татар Суксу авылы мәдәният йорты каршында оешкан театр коллективы Т.Миңнуллинның "Йөрәк маем " спектакле белән Яңа Кормаш авылы мәдәният йортында чыгыш ясады. Яңа Кормаш авыл халкы спектаклне бик җылы кабул итте,үзешчән артистларыбызга иҗадый уңышлар теләп озатып калды.