6- март көнне Әтәс авыл мәдәният йортында 8-мартка багышланган "Әниемнең ак күңеле" дигән кичә үткәрелде. Кичә 2 өлештән торды. Беренче өлештә Чаллы шәһәрендә яшәп , иҗат итүче шагыйрьләр, төрле конкурс лауреатлары һәм авылда яшәүчеләр катнашында кичә үткәрелде. ә икенче өлеше- чәй табыны артында дәвам итте. Авылдашлар Чаллы шәһәреннән кайткан Рузилә Галиевага, Чирүдән бертуган Салиховларга зур рәхмәтләр укыдылар . Халык шулай ук бу кичәне оештыручыларга да зур рәхмәтләрен белдерделәр.