Адай авылы мәдәният йортында зур концерт

2016 елның 7 марты, дүшәмбе

6 нчы март көнне Адай мәдәният йортында зур концерт булды."Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән кичә мәдәният йортына Адай авылында туып-үскән, тормыш юлын мәдәният өлкәсе белән бәйләгән талантлы шәхесләрне җыйган иде.Татар халкының яраткан җырчысы Асаф Вәлиев үзе генә дә ни тора!Ул да бит - Адай егете!Авылдашларына яраткан җырларын бүләк итте, Яр Чаллы шәһәреннән кайткан "Замана" ансамбле дә тамашачылар күңеленә хуш килде, Адайлылар эшли икән бит анда!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International