5 март көнне Чөгәнә башлангыч мәктәбендә 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Бәйрәм белән сине, Кыз туганым" кичәсе булып үтте. Бәйрәмгә авылыбызның тыл ветераннары һәм күп балалы әниләр чакырылды. Аларга балалар үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр. Чәй табыны депутат Фәнил Якуповның матди ярдәме белән оештырылды.