Актанышта - район хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы

2016 елның 6 марты, якшәмбе

Бүген, 6 март көнне Актаныш муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре хезмәтчәннәренең кышкы спартакиадасы үтә.

Ярышларга старт 9.00 сәгатьтә район хакимияте каршындагы мәйданда бирелде. Тантаналы рәвештә чараны район башлыгы Фаил Камаев ачты. Ул катнашучыларга уңышлар һәм гадел җиңүләр теләде.

Ярышлар “Актаныш” универсаль спорт комплексында, район балалар иҗат үзәгендә, “Бүләк” чаңгы трассасында, “Лачын” боз сараенда оештырылды.

 

Программада шахмат, өстәл теннисы, чаңгы эстафетасы, кул көрәше, ДАРТС, шорт-трек, гер күтәрү, аркан тартышу бәйгеләре каралган.

 

Җиңүчеләр һәм призерлар район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең истәлек бүләкләре һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International