Күңелле бәйрәм

2016 елның 5 марты, шимбә
4 март көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Башваткыч" күңел ачу программасы уздырылды. Хатын-кызларның кул эшләреннән күргәзмә эшләп куелган иде. Китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, матур шигырьләр дә яңгырады. "Башваткыч" сорауларына да җаваплар тиз табылды. Чара барышында кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Хатын-кыз язучылар, шагыйрьләрнең яңа китаплары тәкъдим ителде. Бәйрәмннән һәркем яхшы кәеф белән таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International