8 март язның тәүге һәм иң матур бәйрәме булып тора. Бурсык мәктәбендә дә бәйрәм чарасы үтте: "Ягез әле, кызлар!" ярышында кызларыбыз үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтергә тырыштылар, чара дәвамында котлау сүзләре, изге теләкләр һзм музыка, шат көлү тавышлары тынмады.
8 март бәйрәме белән котлыйбыз! Тормышыгызда гел яз булсын, кояш балкып торсын, көннәрегез якты һәм болытсыз булсын! Шат елмаю, әйбәт кәеф, шатлык-бәхетләр!