5 март көнне Иске Сәфәр мәдәният йортында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме үткәрелде. Кичәдә Сәфәр командасы белән Кадермәт командалары көч сынашты .Гүзәл затларыбыз бәйрәм темасына карата рәсем ясадылар, мөселман киемнәренә мода күрсәттеләр, татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнадылар, КВН сорауларына төгәл җавап бирделәр. Бәйрәм тантанасы чәй өстәле артында күңелле итеп алып барылды.