4 март көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә язны каршылау бәйрәме үткәрелде. Кичәгә "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасыннан барлык хатын-кызлар да килде. Алар кичәдә актив катнашып, яз турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, әкиятләр сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле янында матур итеп үрелеп барды, барлык кунаклар да бәйрәмнән канәгать булып таралыштылар.