Татар теле һәм әдәбияты атналыгының чаралар планына “Озын толым” бәйгесе дә кертелгән иде. Мәктәбебезнең 8 кызы бу бәйгедә көч сынашты. Нәфис сүз, бию, тапкыр җаваплар, реклама, кул эшләре конкурслары булды. Номинацияләр буенча урыннар чыгарылды. Ә иң озын толымлы кызыбыз- 8 нче класстан Мусина Регина. Кичәне оештырды- укытучы З. Ә. Зигангирова.