Чуракай мәктәбе яңалыклары Семинар - тренинг

2016 елның 5 марты, шимбә

 

25 - 27 февраль көннәрендә мәктәбебез директоры Салахов Р.З. Сарман районы Саклау - Баш авылы урта мәктәбендә семинар - тренингта булып кайтты. Программа буенча төрле мастер - классларда катнашып, педагогик ситуацияләр чишеп, башлангыч класс укытучыларының методик берләшмә утырышларын карап, үзара тәҗрибә уртаклашканнар. Укучылар кулы белән тудырылган машина модельләре, робот техникасы турында җитәкчебез киңәшмәдә зур соклану белән сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International