Татарстанда узган тәүлектә 3163, 4 тонна сөт савылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 107 тоннага күбрәк дигән сүз. Бер тәүлеккә һәр сыердан 13,5 кг продукция алынган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Кукмара, Балтач, Арча, Әтнә, Мамадыш, Актаныш районнары терлекчеләре элеккечә үк бу өлкәнең алдынгылары санала, анда тулаем 140тан алып 170 тоннага кадәр сөт савылган.
Чирмешән, Менделлевск, Бөгелмә, Кама Тамагы, Спас районнары исә артта калучылар рәтендә. Анда әлеге продукция нибары 13,2 дән алып 29,4 тоннага кадәр алынган.