“Созвездие-Йолдызлык-2016” фестиваленең мәктәп укучылары арасында район туры узды

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

2 мартта район  мәдәният йортында XVI эстрада  сәнгате «Йолдызлык-2016» яшьләр фестиваленең мәктәп укучылары арасында район туры узды. Монда җырчы, хореография коллективлары чыгыш ясады.

Әлеге чара Республика фетиваленнән аерылмалы буларак, Актаныш җирлегенә хас татар биюләре, башка төрле милләт биюләре һәм шулай ук инструменталь вокаль ансамбльләр белән баетылган иде.  «Йолдызлык-2016» фестивале Актаныш район җирендәге балаларның сәләтләрен ачу, аларның сәхнәдә үз-үзләрен тоту, төрле яклап ачу, күрсәтү мәйданчыгы булып тора.

Быел мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны үз эченә алган фестивальдә барлыгы меңнән артык бала катнашты, 322 номер каралды. Фестиваль 3 этапта узды. Агымдагы елның гыйнвар аенда башланып, 1-2 март көннәрендә гала-концерт белән тәмамланды.

Чарада район башлыгы Фаил Камаев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева катнаштылар.

Фаил Камаев чыгышларның матур һәм уңышлы булуын билгеләп үтте. Мәгариф бүлегенә, мәктәп директорларына, өстәмә белем бирү оешмаларына, ата-аналарга һәм чыгыш ясаучыларга рәхмәтләрен белдерде.

Нәтиҗәләр:

Авыл балалар бакчалары арасында

1 урын Яңа Әлем, Пучы

2 урын Киров

3 урын Богады.

 

Район үзәге балалар бакчалары арасында

1 урын «Умырзая»

2 урын «Кояшкай», «Алтынчәч», «Әтәчкәй»

3 урын «Ромашка», «Каенкай».

 

 

Мәктәп-бакчалар арасында

1 урын «Тылсым»

 

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында

1 урын Яңа Әлем

2 урын Иске Кормаш, Аккүз

3 урын Уразай, Яңа Кормаш

 

Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында

1 урын Киров, Кадет-интернат

2 урын Сәфәр

3 урын  Пучы.

 

Район үзәге мәктәпләре арасында

1 урын АСОШ №2

2 урын гимназия-интернат, АСОШ №1.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International