Аккүз мәктәбе яңалыклары

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Безнең мәктәп укучылары "Йолдызлык-2016" фестиваленең гала-концертында инструменталь ансамбль белән чыгыш ясадылар. Концерт номерлары түбәндәге номинацияләрдә бүләкләнделәр:

- вокаль-соло - 6 нчы класс укучысы Муллаянова Зөһрә - II дәрәҗә лауреат;

- инструменталь ансамбль - III дәрәҗә лауреат;

- Татар биюе - III дәрәҗә лауреат;

Шулай ук дипломант исеменә түбәндәге концерт номерлары лаек булды:

- "Конферанс" - Сафетдинов И.И., Хисамова Р.Р.

- "Халык биюләре" номинациясендә - рус биюе;

- "Вокаль ансамбль";

- "Фольклор ансамбль"

Гомуми нәтиҗәләр буенча "Йолдызлык-2016" фестивалендә мәктәп II дәрәҗә диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларга да киләчәктә уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International