Күҗәкәдә Айгиз концерты.

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

27 нче февраль көнне Күҗәкә авылы тамашачылары танылган җырчы Айгиз Әхмәтов иҗаты белән танышты.Минзәлә районының Мөшеге авылында туып-үскән егет Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, иҗат итә.Киң катлау тамашачы каршына күптән түгел генә чыкса да, Айгиз үз тамашачысын табарга өлгергән.Иҗат төркеме нигездә яшь башкаручылардан төзелгән.Талантлы яшьләрнең һәркайсының чыгышын көчле алкышлар белән каршылады тамашачы.Концерт башында ук "оеткы" итеп салып куелган күңел көрлеге ахырга кадәр дәвам итте, һәркем яхшы кәеф белән, истәлеккә дисклар алып, кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International