2 март көнне Актанышның мәдәният йортында "Йолдызлык - 2016" фестиваленең гала-концерты узды.
Балаларга фестиваль сәхнәдә үзләренең сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге иде. Кадет интернат-мәктәбе авыл мәктәпләренең урта мәктәпләре арасында 1че урынны алды. «Конферанс» номинациясендә 2че дәрәҗәле лауреат дипломы белән бүләкләнделәр Вагнер И., Габдрахманова Р., Каримова Г., Галимуллин А., Муртазина Р., "Вокаль дуэт" номинациясендә Галимуллин А., Юсупов Р. - 3че дәрәҗәле лауреат дипломы, «Хор» номинациясендә - 2че дәрәҗәле лауреат дипломы, «Татар биюләре" номинациясендә - 1че дәрәҗәле лауреат дипломы, «Хореография - эстрада биюләре» номинациясендә - 2че дәрәҗәле лауреат дипломы һәм «Инструменталь ансамбль» номинациясендә - 2че дәрәҗәле лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.
Котлыйбыз!