27 февраль көнне Татар Суксуы авыл җирлеге авыл җирлекләре арасында хоккей буенча 2 урынны алды.

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

27 февраль көнне Актаныш хоккей мәйданчыгы гөрләп торды.Авыл җирлекләре арасында район беренчелегенэ хоккей ярышлары уздырылды. Командалар бик матур уен күрсәттеләр. Ял көне булгангамы, хоккей карарга шактый кеше килгән иде. Уенчылар да зур әзерлек белән һәм көчле җиңү теләге белән килгәннәр. Шуңа күрә уен да киеренке булды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча икенче урынга Татар Суксуы авыл җирлеге авыл җирлекләре арасында хоккей буенча 2 урынны алды. Җиңүче командаларны муниципаль район башлыгы урынбасары Ильфак Бариев, яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаевлар хоккей сючеләрне грамота һәм кубок белән  буләкләделәр.Капкачы Хафизов Ришат Нәсих улы – “Иң яхшы капкачы” исеменә, ә Исамакев Динар – “Иң яхшы уенчы” исеменә лаек булдылар һәм бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International