Литературный час:“Газиз телем гасыр диңгезләрен Кичә-кичә килгән ерактан”

2016 елның 28 феврале, якшәмбе
Туган тел һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Бурсык авыл китапханәсендә туган тел көне уңаеннан "Газиз телем гасыр диңгезләрен Кичә-кичә килгән ерактан” дип исемләнгән әдәби сәгать , әңгәмә үтте. Татар халкының мәшһүр шагыйрьләребезнең шигырьләре укылды. Уку өчен китап-журналлар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International