Мендельсонның билгеле маршы астында загс ишекләрен яшьләр генә атлап керә, дип саный күпләр.Үзара мөнәсәбәтләрне законлаштыру кирәкле һәм аңа беркайчан да соң түгел икәнен 26 нчы февраль көнне Күҗәкәдә никахлашкан пар да исбат итте.Авылның хөрмәтле кешеләре Я.Г.Госманов һәм Р.Ә.Хөрмәтуллина инде берничә ел бергә бер-берсен хөрмәт итеп яшәсәләр дә, үзара мөнәсәбәтләрен законлаштыруны да кирәк дип тапканнар.Бу адым мөнәсәбәтләрне ныгытып кына калмый, ә бер-беребезгә җаваплылык та өсти, дип саный алар.Яшь парны Авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Галимянова котлады, аларга "Никахлашу таныклыгы" һәм истәлекле бүләк тә тапшырды.