Күҗәкә авыл җирлеге яңалыклары.

2016 елның 27 феврале, шимбә

25 нче февраль көнне Актанышта үткән авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләр ярминкәсендә Күҗәкә авыл җирлеге эшмәкәрләре дә катнашты.Күҗәкәдән "Шәрәфетдинов А.М." һәм Адай авылыннан "Дәүләтов М.М."крестьян - фермер хуҗалыклары тәкъдим иткән товарлар тиз арада сатылып бетте.Эшмәкәрләр халыкка кирәкле һәм экологик чиста продуктлар җитештерә.Мәсәлән, Дәүләтов М.М. диетик дип саналган күркә ите алып килгән иде.Эшмәкәрләр алга таба да үз хуҗалыкларын үстерү һәм продукция җитештерү күләмен арттыруны күз алдында тота, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, дип саный алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International