26 февраль көнне Яңа Кормаш авылы мәдәният йортында Иске Кормаш авылы халык театры К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәрен авыл халкына күрсәтте. Матур, бай эчтәлекле бу әсәрне халык бик яратып карады.Спектакль соңыннан авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов рәхмәт хисләрен җиткерде. Алкышлар белән тагын килүләрен сорап артисларны озатып калдык.Искиткеч, югары дәрәжәдә куелган спектакль белән Сезне барыгызны да тәбрик итәбез! Булдырдыгыз,әфәрин!