25 нче февраль көнне Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә район китапханәчеләренең семинары үтте. Безнең мәктәптән китапханәче Фазуллина Гөлшат Хавиловна катнашты. Темасы: "Мәктәп китапханәсенең төп бурычы буларак, мәгълүмати культура тәрбияләү". Семинарның беренче өлешендә 7-9 класс укучылары катнашында "Парламент дәресе" үткәрелде, ә икенче өлешендә "Иң шәп бәйрәм-балачак!" исеме астында укучылар чыгышы тәкъдим ителде. Йомгаклау өлешендә ачык чараларга анализ ясалды.