24 нче февраль көнне мәктәбебездә 8-11 класс укучылары арасында "Ягез әле, егетләр" бәйгесе үтте. Бәйге стройда егетләрнең йөрү күнекмәләрен бәяләү белән башланып китте. Икенче өлештә егетләр төрле спорт төрләре буенча үз көчләрен сынадылар. Нәтиҗәдә, 11 класс укучылары 1 урынга, 8-9 класс укучылары 2 урынга, 10 класс укучылары 3 урынга ия булдылар.