22 нче февраль көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышлап "Туган телкәем - назлы гөлкәем" дигән бәйге үткәрелде. 5-6 класс укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәре буенча көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, 5 класс укучылары 1 урынны, 6 класс укучылары 2 урынны яуладылар.