Актаныш теннисчылары чираттагы үрне яулады

2016 елның 26 феврале, җомга

Узган атнада гына районыбыз теннисчылары Республикада ел саен уза торган Татарстан беренчелегеннән мактаулы 2 нче урынны яулап кайттылар. 

 

2004 елгы һәм аннан кечерәк малай-кызларны җыйган әлеге ярышта 17 команда катнашты, (барлыгы 98 малай һәм 87 кыз). 

 

Актаныш командасы составында уйнаган Булат Шәкуров, Мансур Мостафин, Гомәр Гәрәев, Камилә Шиһапова, Чулпан Вилданова һәм Диләрә Зәкиева  бик яхшы уен күрсәткәннәр. 

 

“Бу агым спортчылар да ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә башлады. ТРсы беренчелегендә 2 нче урын – безнең өчен бик яхшы күрсәткеч. 1нче урында – Саба, 3нче урында – Биектау районы. Киләсе елда сабалыларны да җиңеп кайтырбыз дип өметләнәбез, - ди Булат Солтанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International