"Шәҗәрә-киләчәккә тәрәзә" исемле кичә.

2016 елның 26 феврале, җомга

25 февральдә үзәк китапханәнең уку залында "Шәҗәрә-киләчәккә тәрәзә" дигән кичә узды. Биредә Башкортстаннан тарихчы, шәҗәрә төзү буенча белгеч Нәзир Рәхимов, районыбызның "Ак калфак" оешмасы вәкилләре, үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзүчеләр һәм шәҗәрә тамырлары белән кызыксынучылар катнашты һәм чыгыш ясады. Кичәдә "Кадерле туганнарым" җырын Атлас Амируллин башкарды.

Йомгаклау өлешендә шәҗәрә ясаучыларга һәм сөйләүчеләргә призлы урыннар билгеләнде һәм кызыксындыру бүләкләре дә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International