23 февраль Кәзкәй мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ил терәге-ир егет" исемле тематик кичә уздырылды. Кичәнең беренче өлешендә Кадет интернат мәктәбе укучылары һәм авыл үзешчәннәре катнашында концерт күрсәтелде. Икенче өлешендә Кәзкәй һәм Тыңламас авылы ир егетләре үзара төрле бәйгеләрдә көчләрен сынаштылар: төрле сорауларга җаваплар, стройда йөреп җыр башкару, автомат сүтеп җыю, төз ату, кул көрәше һ.б.