Мартта рәттән дүрт көн ял итәбез

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бу хакта  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.


РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 8 нче март –Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.

2015 елның 24 сентябрендә чыккан 1017 а номерлы "Ял көннәрен күчерү турында"  РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 3 гыйнварда якшәмбегә туры килгән ял көне – 7 март дүшәмбегә күчерелде.

Димәк, биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләр өчен 5, 6, 7, 8 март ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International