23 февраль көнне Актаныш чаңгы трассасында Илдар Гыйлметдинов призына чаңгы ярышы узды. Ярышта җирлек башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Көн буранлы булуга карамастан, урман аланы катнашучыларның шатлыклы авазыннан гөрләп торды.