Кадерле ветеран, котлы булсын туган көнең!

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Актаныш авылында гомер итүче сугыш ветераны Гомәров Әбүзәр Гомәр улы 2016 елның 23 февраль көнендә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады.

Әбүзәр Гомәров Кәзкәйдә гомер кичерүче Гомәр абый һәм Саҗидә апа гаиләсендә дөньяга тәүге аваз сала.

1940 елда буйга җиткән егет хәрби хезмәткә алына. Сугыш башлану хәбәре хәрби частьтән читтә җәйге өйрәнүләр вакытында килеп ирешә. Әбүзәр абый хезмәт иткән авыр артиллерия полкын илнең үзәгенә юнәлгән дошман гаскәрләренә каршы торырга җибәрәләр.

Җиңү көнен Калининград шәһәрендә каршылый. 1946 елда 25 яшьлек, утны-суны кичергән яшь сугышчы туган авылына кайту бәхетенә ирешә. 1948 елда Кәзкәй кызы Тәскирә белән бәхетле гаиләгә нигез корып, 4 балага гомер бирәләр.

Әбүзәр абый башта хуҗалыкта эшли, анна, шоферлар әзерли торган курсны тәмамлап, 4 авылга хезмәт ку         йган кино машинасына утыра һәм, әлеге хезмәтенә тугры калып, лаеклы ялга чыкканчы үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара.

Бүгенге көндә гасырлык тарихның шаһиты Әбүзәр абый Актанышта гомер кичерә. Шөкер, сугыш михнәтләренә, югалтулар, кичерешләргә бирешмичә яши ул.

Сугыштагы батырлыклары өчен Әбүзәр абый “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Мәскәү оборонасы өчен”, “Батырлык өчен" медальләре, Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, сугыштан соңгы фидакарь хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы орденыбелән бүләкләнә.

Һәр елны, 23 февраль көнне, Ватанны саклаучы исеменә чын-чынлап лаек кеше якыннары-туганнарыннан котлаулар кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International