Усы авылында, күл өстендәге бозлыкта, Ватанны саклаучылар көненә багышлап спорт уеннары ярышы үткәрелде.Яшүсмерләр арасында хоккей ярышы оештырылды.Һәр ике команда барлык көчен куеп, кызып-кызып уйнады.Хоккей ярышыннан соң төрле кызыклы уеннар уйналды,эстафета ярышлары үткәрелде,җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.Тамашаны карарга килүчеләргә,уенчыларга табада коймак кызды, самаварда чәй кайнап торды.Төрле халык көйләренә бию ярышлары оештырылды.Бәйрәмнән һәркем канәгать булып өйләренә таралыштылар.