22. 02 2016 көнне Иске Айман китапханәсендә 23 февраль Совет Армиясенә карата 3-5 класс укучылары белән викторина уздырылды. Викторина сораулары "Ватан кайдан башлана" - дигән исем астында булды. Укучылар үзләренең уй - фикерләре белән уртаклаштылар". Изге ватаныбызга багышлап төрле елларда ижат ителгән татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләделәр.