20 нче февраль көнне Иске Балтач авыл клубында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган төрле яшьтәге балалар белән "Муса Җәлил - безнең күңелләрдә" дигэн чара үткәрелде. Чарада Иске Кормаш авыл китапханә мөдире Шарипова Рузилә катнашты һэм герой-шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар.