Күҗәкәдә - чаңгы ярышлары.

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

20 нче февраль көнне Күҗәкә авыл җирлегендә чаңгы ярышлары үткәрелде.Ярышларда авылның төрле яшьтәге чаңгычылары катнашты.Җиңүчеләр  төрле яшь категорияләре буенча билгеләнде, аларга истәлекле медальләр һәм грамоталар тапшырылды.Шулай ук иң яшь һәм иң өлкән яшьтәге чаңгычылар да билгеләнде, алар да истәлекле бүләкләргә ия булды."Адай мәдәният йорты"МБУ -се хезмәткәрләре катнашучыларны кайнар коймак һәм чәй белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International