Яңа Кормаш мәдәният йортында җирлек беренчелегенә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәл теннисы ярышлары уздырылды.

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

Бүгенге көндә Республикада  өстәл теннисы динамик рәвештә үсә бара. Ул үсеп килүче яшьләрнең генә түгел, өлкән буынның да тормышында мөһим роль уйный. 2016 елның 21 февраль көнне  кич 18.00 сәгатьтә Яңа Кормаш мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татар Суксуы авыл җирлеге башлыгы призына зурлар арасында  җирлек беренчелегенә уздырылган өстәл теннисы турниры моңа ачык дәлил булып тора.  

  Җанатарлар: мәктәп укучылары, өлкән яшьтәге спортсөярләр  иде. Барысы 25 кеше катнашты. Ярышларны оештырган авыл жирлеге  башлыгы Рәсул Харисов изге теләкләрен җиткерде, бәйрәм белән котлады.  Өстәл теннисы – бәйрәм төсен алган бәйгедә бүләкләр, матур сүзләр күп булды. Җиңүчеләргә грамоталар, бүләкләр тапшырылды.

    Нәтиҗәләр  тубәндәгечә:

    Егетлэр арасында  1 урын – Харисов Ленар, 2 урын – Хаернасов Р., 3 урын- Иделбаев Владислав (Мари-Суксу авылыннан).

    Кызлар арасында 1 урын-Бәдертдинова Энҗе, 2 урын-Шайхразиева Сәрия,  3 урын – Закирянова Фирүзә.

   Иң мөһиме – әлеге спорт төрен үз итүчеләрнең арта баруы. Һәркемгә  билгеле булганча, сәламәт  тәндә – сәламәт акыл .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International