20 февраль көнне Чуракай авыл китапханәсендә туган телгә багышланган әдәби чара уздырылды. Укучылар туган тел турында шигырьләр укыдылар. Герой - шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар. Китапханәче Татарстан республикасының символлары белән таныштырды. Туган тел - ана теленең әдәбиятта чагылышын сөйләде. Укучылар үз алдына туган телне сакларга дигән бурыч куйды.