Быел бөтен татар дөньясы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан Киров авыл китапханәсендә яшь иҗатчылар бәйгесе булып узды. Анда шагыйрь иҗатына битараф булмаган китап укучылар Муса Җәлилгә багышлап шигырьләр иҗат иттеләр. Алар арасыннан Нәзилә Сибгатуллинаның шигыре уңышлы дип табылды. Әлеге шигырь Түбән Кама шәһәрендә үтәчәк бәйгегә юлланды.