Киров авыл клубы яналыклары

2016 елның 19 феврале, җомга

Киров халык театры Ралиф Кинҗәбаевның "Туй кулмәгем калдым кочаклап" мелодрамасын Актаныш сәхнәсендә тәкъдим итте. Зал тутырып килгән Актаныш тамашачысы Кировлыларны бик җылы каршылады. Тын да алмый карап утырган әлеге зур эчтәлекле спектакль халык күңеленә үтеп керде. Бу, тамашачының күз яшьләрендә һәм көчле алкышларында ачык күренә иде. Спектакль бетүгә, бик күпләр, хисләрен җиткерү өчен, рәхмәт сүзләре белән  сәхнәгә ашыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International