"Гомер буйлап китап белән"

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 18 февраль көнне, Пучы авыл китапханәсе китапханәчесе өлкәннәр һәм инвалидлар интернат - йортында булды.

Интернатта сәламәтлеге буенча һәрдаим тәрбиягә, көнкүреш һәм хезмәт медицина күрсәтүләренә мохтаҗ, тулысынча яки өлешчә үз - үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкән кешеләр һәм инвалидлар тәрбияләнә. Бу интернатта тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче аларның сәламәтлеге, шөгыльләре белән кызыксынды. Күпчелеге диярлек буш вакытларын әдәби китап, гәзит укып үткәрергә ярата. Шул уңайдан аларга укырга яңа китаплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International