2016нчы елның 18нче февралендә Татар Ямалы авыл мәдәният йортында Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә үтте. Кичәдә Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучылары катнашты. Кичәдә Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына презентация аша күзәтү ясалды. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бу чара Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланды.