18 февраль көнне үзәк китапханәнең уку залында "Җырлы тормыш" дип аталган кичә уздырылды.Кичәдә М.Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация курсәтелде.Икенче Актаныш урта мәктәбенең 10 "а" сыйныфы укучылары (кл.җитәкчесе Т.К.Миршарипова) Н.Сарваров, Д,Фатихова, З.Хафизова "Кыз җыры", "Тик булса иде ирек", "Җырларым", "Кыз теләге" шигырьләрен сөйләделәр.Актанышның нәфис сүз остасы Фәнүсә апа Галиуллинаның "Вәхшәт" шигыре сөйләве барыбызны да сокландырды.Соңыннан укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр."Җырым белән җиндем дошманны" темасында китап кургәзмәсе эшләде, күзәтү үткәрелде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)