Авыл мәдәният йортында "Чәк-чәк бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмдә безнең коллективтан үзләре пешергән чәк-чәк белән Мохтарова Әлфия, Ханова Ильмира катнашты. Алар үз чәк-чәкләрен яклап чыгыш ясадылар һәм аерым номинацияләрдә җиңүче булдылар. Бәйрәм җыр - биюләр белән үрелеп барды.